Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы “Дакар-2018” ралли-марафонының өченче этабында йөк машиналары арасында финишка икенче булып килде.

Перу территориясендә узган икенче этапның җиңүчесе булып “Ивеко”да Аргентина узышчысы Федерико Вильягра танылды. Ул 295 чакрым озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 56 минут 37 секунд эчендә узды. Эдуард Николаев аннан 35 секундка калышты. “КАМАЗ-мастер”ның Айрат Мәрдиев экипажы лидердан 4 минут чамасы калышып, финишка өченче булып килде.

Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Эдуард Николаев экипажы алда бара. Федерико Вильягра – икенче (+8.58 минут), өченчедә “МАЗ-спорт”та Белорусия вәкиле Алексей Вишневский (+52.34).

Биш елга беренче мәртәбә “Дакар” маршруты Перу территориясе аша уза, аннары катнашучылар Боливия һәм Аргентинага юл ала. Узышларга 20 гыйнварда нокта куела.


http://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 9 гыйнвар 2018, 10:44