Энтеровируслы
инфекция– эчәк вируслары (энтеровируслар) китереп
чыгарган, лихорадка һәм полиморфизм клиник билгеләре белән характерлана торган
көчле йогышлы авырулар төркеме.
Энтеровируслар (алар 80 төрдән артык) 50 градустан артык температурада тиз үлә, (60°С та – 6-8 минутта, 100°С та – шул ук мизгелдә), хлорлы препаратлар, ультра-шәмәхә нурлар тәэсирендә, киптергәндә, кайнатканда тиз таркала. Шуңа да карамастан, вируслар 37°С та 50-65 көн яшәргә сәләтле, суда озак саклана. Катырылган килеш энтеровирусларның активлыгы күп еллар дәвамында үзгәрми. Гадәти суыткычта (+4° - +6°С) – берничә атна, бүлмә температурасында берничә көн саклана. Алар күп тапкырлар катыру һәм эретү вакытында да активлыгын югалтмый.
Инфекциянең төп чыганагы булып инфекцияле вирус йөртүче авыру кеше тора. Вирус авыруның беренче көннәрендә аеруча күп бүлеп чыгарыла. Энтеровирус инфекциясенең югары дәрәҗәдә йогышлы булуы расланган.
Вирусны, канда, бәвелдә, борын куышлыгында һәм фекалиядә клиник билгеләр барлыкка килгәнче, берничә көн алдан табалар. Инфекция йоктырган затлар тирә-яктагылар өчен инфекциянең башлангыч чорында аеруча куркыныч. Чөнки бу вакытта организмнан вируслар аеруча күп концентрацияләрдә бүленеп чыгарыла.
Энтеровирус инфекциясенең инкубацион (яшерен) чоры 1 көннән 10 көнгә кадәр сузыла.
Инфекция чыганагы булып бары кеше генә тора. Инфекция һава-тамчы (авырулардан) һәм фекаль-ораль (вирус йөртүчеләрдән) юл аша бирелә. Авыру һәркайда тарала. Урта климатлы илләрдә җәй ахырында һәм көз башында авыруларның сезонга бәйле рәвештә артуы күзәтелә. Балалар һәм яшьләр күбрәк авырый. Авырулар очраклы рәвештә дә, киң таралу (ешрак балалар бакчасында) формасында да һәм берничә ил халкын көчле эпидемия кебек зарарлау рәвешендә дә күзәтелә.
Төркемләп авыруларның сәбәпчесе булып учреждениеләргә, территорияләргә инфекция алып керү һәм судан файдалану системасын урнаштыру шартлары, шулай ук аларның торышы, ашатуны оештыру буенча санитария законнары таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә таралу тора.
Зарарсызландырылмаган су куллану һәм аны сибү нәтиҗәсендә энтеровируслар белән пычранган яшелчәләр инфекция күчерү факторлары булып хезмәт итә. Вирус шулай ук пычрак куллар, уенчыклар һәм башка тышкы мохит объектлары аша күчәргә мөмкин.
Су чыганагы сыйфатындагы, шулай ук халыкның су коену урыны буларак файдаланылган, агым сулар белән пычранган ачык сулыклар эпидемиологик әһәмияткә ия.
Организмына энтеровирус үтеп кергән кеше еш кына вирус йөртүче булып санала. Авыруларның 85 процент очрагы симптомсыз гына үтә, 12-14 проценты авыруны җиңел формада үткәрә, 1-3 проценты гына авыр санала. Энтеровирус инфекциясе иммунитеты аз булган кешеләргә аеруча куркыныч тудыра.
Энтеровирусларның кешенең күп органнарына тәэсир итү сәләте инфекциянең төрледән-төрле клиник формаларын китереп чыгара: организмның барлык органнары һәм тукымалары диярлек – нерв һәм йөрәк-кан системалары, ашказаны-эчәк, респиратор трактлары, шулай ук бөерләр, күзләр, тире мускуллары, авыз куышлыгы лайласы, бавыр, эндокрин органнар зарарлана. Энтеровирус инфекциясенең аеруча җитди еш теркәлә торган формаларыннан берсе булып сероз менингиты санала. Ул көчле баш авыртуы, температураның 38-39 градуска күтәрелүе, башның арткы өлешендәге авыртулар, яктылыктан курку, косу белән характерлана.
Энтеровирус инфекциясенә каршы үзенчәлекле профилактика (вакцинация) алымнары эшләнмәгән. Ләкин полиомиелитка каршы ясала торган вакцинацияне куллану вирусны бастырып тору үзлегенә ия булуы белән энтеровируслы инфекциягә каршы көрәштә бер алым санала. Шуңа күрә полиомиелитка каршы иммунлаштыру кертелгән прививка календаре кысаларында прививка ясату мәҗбүри булырга тиеш.
Энтеровирус инфекциясен профилактикалау чараларыннан эчәк инфекцияләренә каршы түбәндәге 5 гади кагыйдәне үтәү мөһим:
1) эчәр өчен кайнаган яки шешәдәге суны гына кулланырга;
2) кулларны һәр ашау алдыннан һәм бәдрәфтән чыкканнан соң сабынлап юарга, шәхси һәм җәмәгать гигиенасы кагыйдәләрен катгый үтәргә;
3) кулланыр алдыннан җиләк-җимешне, яшелчәләрне щетка белән яхшылап юарга һәм соңыннан кайнаган су белән чайкатырга;
4) рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга, су коенганда суны йотмаска тырышырга;
5) азык-төлекне шәхси затлардан һәм сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннардан сатып алмаска.
Авыруның беренче билгеләре булуга медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә, үзлегеңнән дәвалану белән шөгыльләнмәскә.