Көчле
эсселек булган вакытта медиклар төче сулыкларда су коенудан тукталып торырга
киңәш итә, чөнки бу мохит – микроорганизмнар таралу өчен идеаль урын. Диңгез
суында зарарлы бактерияләрне үтерә торган тозлар, йод һәм минераль компонентлар
күп булса, төче суда исә температура күтәрелгәндә микроорганизмнар зур тизлек
белән үрчи.
Күл яки елга буенда ял итәргә карар кылган зурлар һәм балаларны менә нинди күңелсезлекләр көтеп торырга мөмкин:
1.Лептоспироз яки «судагы сары авыруы». Ул суда эләктерергә мөмкин булган иң җитди йогышлы авыруларның берсе. Лептоспир бактерияләре сулыкларда 25 көнгә кадәр саклана. Зарарлану аеруча тиренең һәм лайлалы тышчаның хайваннардан бүленеп чыккан бактерияле су белән элемтәсе нәтиҗәсендә була.
«Судагы сары авыруы» шуның белән куркыныч, ул тиз барлыкка килә һәм еш кына күп өзлегүләргә китерә. Зарарланганнан соң берничә көн үтүгә температура күтәрелә һәм кинәт мускуллар авырта башлый, аеруча аяк балтыры мускуллары. Авыруның иммунитеты яхшы булганда, вакытында дәваланганда чирне җиңәргә мөмкин.
2. Энтеровирус инфекциясе – күп авырулардан торган төркем, шуңа күрә аның белән авыруның нәтиҗәләре дә бик күп төрле. Яхшы очракта, инфекция ашкайнату тракты бозылуга (диарея, күңел болгану, косасы килү), вак бөрчекләр белән капланган яки алардан тыш булган лихорадка, ангина, фарингит, коньюктивит яки гастроэнтерит авыруларына да китерергә мөмкин. Авыррак формаларда, инфекция үзәк нерв системасын зарарларга, сероз менингитына, кискен параличка яки мио-(пери-) кардитка китерергә мөмкин. Зыян күрү авыз куышлыгы лайласы һәм югары тын юлларының зарар йөртүче микроорганизмнар белән элемтәгә кергән вакытында була.
3. А вируслы гепатит. Әлеге авыруны үткәрүнең берничә варианты бар, шуңа күрә кеше еш кына үзенең чирләгәнен дә белми кала. Инфекция йоктыру ысулларының берсе – авызга йогышлы су эләгү. Авыруның беренче билгеләре 30 көннән соң беленә. Кеше үзен начар хис итә, температурасы күтәрелә, лихорадка була, бәвелнең төсе үзгәрә (ул каты итеп пешерелгән чәй төсенә керә һәм нык күбекләнә).
4.Холера. Кешелекнең иң борынгы чирләреннән берсе, чыганагы булып та кеше тора. Аның белән авырган кеше генә түгел, сәламәт кеше дә куркыныч. Холера вибрионнары әйләнә-тирәлеккә 5-25 көн яткан фекалия һәм косык массаларыннан эләгә. Авыруның төп билгесе – еш эч йомшау һәм косу, шуның нәтиҗәсендә организм тиз сусызландырыла. Ләкин кагыйдә буларак, температура күтәрелми, кайвакытта хәтта ярты, бер градуска кими дә. Су җитмәүдән йөрәк тибеше ешаерга, даими рәвештә сусау хисе булырга, ә йөз чалымнары очланып калырга мөмкин.
5.Гөмбәчек инфекцияләре (микозлар). Кешенең тәнендә «урнашырга» мөмкин булган микроскопик гөмбәчекләрнең исемлеге бик зур, чөнки гөмбәчекләрнең берничә йөз төре билгеле. Алар тирене, тырнакларны һәм эчке органнарны зарарлый. Аларны күлдә һәм буада су коенганда бик җиңел генә эләктерергә мөмкин. Гөмбәчек суга башка кешеләрдән, алар кулланган предметлардан, хәтта әлеге сулыкларда коенган хайваннар һәм кошлардан да эләгә.
Саклык чаралары
Сулыкта инфекция булу-булмавын күз белән карап кына билгеләү мөмкин эш түгел, әлбәттә. Шуңа күрә медиклар инфекция йоктыру куркынычын киметергә булыша торган берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итәләр:
– халык белән тулы пляжларга бармаска. Суда кеше күбрәк булган саен, нинди дә булса инфекция эләктерү мөмкинлеге дә арта;
– сасы ис килгән яки пычрак күренгән сулыкларда коенмаска;
– әгәр тәнегездә теләсә нинди диаметрда ачык ярагыз булса, төче сулы сулыкларда коенмаска;
– катгый рәвештә ачык чыганаклардан су эчмәскә һәм су коенганда авызга су кертмәскә тырышырга кирәк;
– суга кергәндә һәм сулыкларда су коенганда, су төбендә яткан әйберләрдән җәрәхәтләнү алмас өчен, резина аяк киеме кияргә кирәк;
– суга плавкисыз һәм эчке киемсез кермәскә кирәк.