1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышлап, республикада
һәр елны 1июньнән 10 сына кадәр балаларның дөрес туклануын пропагандалау буенча
ункөнлек үткәрелә.
Туклану балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген формалаштыруда зур йогынты ясый. Рациональ баланстагы тукланудан башка сәламәт бала үстерү мөмкин түгел. Бала үсешенең барлык чорларында да ул гармонияле, физик һәм нерв-психик үсеш, укуга сәләтлелек, авыруларны профилактикалау, инфекцияләргә һәм башка тискәре факторларга каршы чыдамлылык өчен кирәкле шарт булып тора.
Бала яшендә сәламәт туклануның әһәмияте бала организмының физиологик үзенчәлекләре белән аңлатыла. Бала организмы зур кешенекеннән аермалы буларак, бик зур тизлек белән үсә. Югары үсү тизлеге, физик һәм психик үсеш, нерв-психик һәм физик йөкләнеш (мәктәптәге дәресләр, өстәмә дәресләр, түгәрәкләр, физкультура-спорт белән шөгыльләнү) бала организмына кирәкле ризыкның даими кереп торуын сорый.
Бала һәм үсмер яшендә азыкның сыйфаты һәм туклануны оештыру бозылу физик күрсәткечләрдә дә, психик үсештә дә, авыруларда да, өлгерешкә дә кире йогынты ясый һәм матдәләр алмашуга, хроник патологияләргә китерә.
Балаларны сәламәт һәм рациональ тукландыру өчен белгечләр түбәндәге кагыйдәләрне тотарга киңәш итә:
Тәртипле рәвештә туклану, ризыкның тулы кыйммәтле һәм яшәү өчен кирәкле матдәләр җыелмасының баланслы (аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар, микроэлементлар) булуы. Сөт, ит, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш, май һәм шикәр кебек продуктлар бала рационында һәр көнне булырга тиеш, ә эремчек, сыр, йомырка, балыкны атнага 2-3 тапкыр кулланырга киңәш ителә.
Туклану режимын саклау. Бала өстәл артына көнгә кимендә 4 тапкыр утырса яхшы. Тәүлеклек туклануның күләме түбәндәгечә бүленергә тиеш: беренче иртәнге ашта тәүлеклек рационның – 25%, чагыштырмача җиңелрәк икенче иртәнге ашта – 15%, шактый туклыклы төшке аш – 50%, ашказанына авырлык китермәслек җиңел кичке аш – 10%.
Азык белән керә торган энергия һәм яшәеш процессында тотыла торган энергия арасындагы тигезлек.
Балалар кулинариясе катлаулы түгел, аның үзенчәлеге әче һәм көчле тәмләткечләр һәм өстәмәләрдән (кетчуп, горчица, әче борыч һәм башкалар) баш тартуга кайтып кала. Пешерү, томалап пешерү, духовкада пешерүгә өстенлек бирелә. Микродулкынлы мичләрне ризык әзерләү өчен түгел, ә аны җылытып алу өчен генә кулланырга кирәк.
Бала менюында боткалар, сөт продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш.
Сәламәт туклану балачактан ук башлана, шуңа күрә аларны яшьтән үк дөрес туклану кагыйдәләренә өйрәтсәгез, балаларыгызның киләчәк тормышын сизелерлек җиңеләйтерсез.