Соңгы вакытта газета-журналлар, Интернет еш кына табиблар
практикасыннан берсеннән-берсе куркынычрак мисаллар китереп, вакциналарның
зарары турындагы темага әйләнеп кайталар. Мәсәлән, Мәскәүдә бер яшьлек бала
оспага каршы вакцина ясаганнан соң энцефалит белән авырган. Башка бер бала исә полиомиелитка
каршы прививка алганнан соң шул ук полиомиелит белән чирләгән. Мондый «вакцинага
каршы» кампанияләрнең нәтиҗәсе шул – халык арасында вакцина ясаудан баш
тартулар массакүләм төс алды. Бездә соңгы елларда гына да балаларына прививка
ясатудан, мәсәлән, коклюштан баш тартучы ата-аналар саны ике тапкырдан
күбрәккә артты.
Әлегә бу саннар безнең шәһәр өчен куркыныч булмаса да, ата-аналарның балаларына вакцина ясатудан баш тартуның һәр очрагы иммунологларда урынлы борчылу тудыра. Эш менә нәрсәдә. Гомуми халык арасыннан прививка ясатмаган кешеләрнең 5 % булуы – ул эпидемия алды чиге санала. Безгә әле бу саннарга ерак. Ләкин! Табиблар статистиканы балалар арасында гына алып бара (анысы да 1996 елдан гына). Ә халык арасында йогышлы авыруларга иммунитеты булмаган кешеләр никадәр. Шунлыктан, табиблар, иммун катламының йөздән бер өлеше генә кимесә дә, бу эпидемия башлануга китерергә мөмкин, диләр. Мисал өчен, бездә 1996 елда дифтерия, ә ике ел элек Пермьда һәм Харьковта кызамык эпидемияләре баш калкытты.
Ата-ана ни сәбәпле үз балаларына прививка ясатудан баш тарта соң? Вакцина ясатмауны модага санаган «артык акыллы» чаллылыларны бер төркемгә кертергә мөмкин. Күпчелек үз карарларын прививкадан соң нинди дә булса өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин, дип санаулары белән аңлата.
Барлык балалар вакцинациядән соң өзлегүләр үсеше буенча 4 куркыныч төркемгә бүленә. Төркем тугач та билгеләнә. Бала тудыруның барышы, тумыштан булган авырулар һәм башка бик күп факторлар игътибарга алына. Хәзер Яр Чаллы шәһәре поликлиникаларында вакциналар ассортименты җитәрлек. Табиб-иммунологка да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул сезнең балагызга нинди төр вакцина ясау кулайрак буласын билгеләр.
Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар, ә бу вакцинациядән бөтенләй баш тартудан күпкә яхшырак. Ә бит теләсә кайсы прививка ул саклый торган авырудан йөз тапкыр куркынычсызрак! АКДС прививкасы, мәсәлән, 1-2 көнгә тән температурасын 38 градуска кадәр күтәрергә мөмкин, ә дифтерия, столбняк, коклюш авырулары баланы һәрчак диярлек 1-2 атнага хастаханәгә, кайвакыт реанимациягә китереп җиткерә, үлем белән тәмамланган очраклар да була.
Шәһәр поликлиникаларында балалар коллективларын барыннан да күбрәк борчыган авырулардан саклый торган вакциналар бар. Мисал өчен, бер шундый вакцинада баланы «ларингит», «синусит» һәм башкалардан саклый торган 12 төрле «коклар» бар. Алар түләүле булса да, һәркем сатып алырлык. Аналык муентыгы яман шеше авыруыннан да прививка бар хәтта. Аны 12-14 яшьлек кызларга җенси җитлегү чорында ясыйлар.
Профилактик прививкалар булмау менә нәрсәләргә китерә: гражданнарның халыкара медик-санитар кагыйдәләргә яки Россия Федерациясенең халыкара килешүләренә туры китереп, төгәл профилактик прививкалар таләп ителгән илләргә чыгуларын тыю, йогышлы авырулар массакүләм төс алган яки эпидемия барлыкка килү куркынычы булган очракта, мәгариф һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә гражданнарны кабул итүдән вакытлыча баш тарту, хезмәтләрен башкару йогышлы авырулар йоктыру куркынычы белән бәйле булган очракларда («Йогышлы чирләрне иммун профилактикалау турында» гы Федераль закон) гражданнарны эшкә алудан баш тарту яки эштән читләштерү.