Халыкны медицина оешмаларына беркетү Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау
министрлыгының «Граждан тарафыннан медицина оешмасын сайлау тәртибен раслау
турында…» 2012 елның 26 апрелендәге 406 н һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек
саклау министрлыгының «Медицина оешмаларында иминиятләштерелгән затларны теркәү
турында…» 2014 елның 10 июлендәге 1259 номерлы приказлары нигезендә гамәлгә
ашырыла.
Медицина оешмасына беркетелү өчен пациент үзенең мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын, паспортын, СНИЛСын, баш табиб исеменә персональ мәгълүматлары булган (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган вакыты һәм урыны, җенесе, гражданлыгы, паспорт мәгълүматлары, факттагы яшәү урыны, теркәлү урыны һәм вакыты, элемтә телефоннары аталган) шәхси гаризасын күрсәтә.
Алдагы норматив документлар нигезендә, гаризада күрсәтелгән мәгълүматлар медицина оешмасының вәкаләтле хезмәткәре тарафыннан граждан документларының төп нөсхәсе белән чагыштырыла. Әлеге процедура (гариза язу вакытын да исәпләп) 15-20 минуттан да күбрәк вакытны алмый. Аннары медицина оешмасы гаризаны бердәм республика базасына теркәү, граждан биргән мәгълүматларны тикшерү, пациентның медицина хезмәте күрсәтелүгә кабул ителүе турында язмача яки телдән хәбәр итү буенча чаралар күрә. Алда күрсәтелгән норматив актлар нигезендә, барлык бу чараларга 6 көн бирелгән. Медицина оешмасына беркетү процедурасы Татарстан Республикасының барлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре өчен бердәм санала.
Бүгенге көндә бер педиатр участок табибына норматив буенча 800 бала туры килә. Чынында исә, бер педиатр учреждениегә беркетелгән 1412 ләп балага медицина хезмәте күрсәтә, бу – билгеләнгән нормативтан 1,8 тапкыр артык (педиатр табиблары белән комплектлылык – 50,1 процент).
Бер гомуми практика табибы вазыйфасына 1200 өлкән кешегә хезмәт күрсәтү каралган, беркетелү нормативы 1700 кешене тәшкил итә. Чынында исә бүгенге көндә бер гомуми практика табибы 3250 өлкән пациентка медицина хезмәте күрсәтә. Бу – нормативтан 2,7 тапкырга артыграк (гомуми практика табиблары белән комплектлылык – 56,3 процент).
Участок терапевтлары арасында пациентларны норматив карау саны 2 тапкырга артык (участок терапевтлары белән комплектлылык – 54,6 процент). «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклауның нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә, әгәр халыкның беркетелү саны билгеләнгән нормативтан артып китсә, ул очракта, гражданның билгеле бер табибка беркетелү теләге шул белгеч рөхсәте белән генә гамәлгә ашырыла.
Халыкка түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2013 ел һәм 2014-2015 еллар планы чорына Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләгән программасын раслау турында» 2012 елның 29 декабрендәге 1180 номерлы Карары белән расланган халыкка түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләгән программасы белән регламентланган. Әлеге приказда билгеләнгәнчә, беренчел медицина-санитария ярдәме өстенлекле рәвештә территориаль-участок принцибы буенча күрсәтелә, консультация шифаханәләреннән, махсуслаштырылган шифаханәләр һәм диспансерлардан кала. Диагностика һәм дәвалау чараларын үткәрүнең күләме, сроклары, урыны һәм вакыты дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә һәм пациентның медицина картасында күрсәтелә.
Билгеләнгән тәртип нигезендә, экстрен пациентлар гомуми чираттан тыш, алдан язылмыйча да кабул ителә. Сәламәтлек торышы аеруча кискен булган очракта, участокның терапевт табибы, педиатр-табибы, гомуми практика табибы (гаилә табибы), акушер-гинеколог табибы, стоматолог табибы пациентларны мөрәҗәгать иткән көндә үк кабул итә. Шул ук вакытта участокның терапевт табибына, педиатр-табибына, гомуми практика табибына (гаилә табибы) планлы формада 3 көнгә кадәр медицина ярдәме күрсәтүгә чират мөмкинлеге каралган (кискен һәм хроник авырулар булмаганда).
Бу норматив-хокукый документ белән табиб белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтеп торуның вакыт чикләре түбәндәгечә билгеләнгән:
пациентның беркетелү урынында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәткәндә – 14 көннән дә артык түгел;
консультация поликлиникада, махсуслашкан поликлиника һәм диспансерда амбулатор ярдәме күрсәткәндә – бер айдан да артык түгел;
компьютер һәм магнит-резонанс томографиясен үткәргәндә – 3 айдан да артык түгел.
Стационар шартларда гражданнарга планлы медицина ярдәме, гомуми практика табибларын (гаилә табиблары) кертеп, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә торган медицина оешмаларының юлламасы буенча мәҗбүри медицина иминиятенең Территориаль программасы һәм Программаны тормышка ашыруның дәүләт йөкләмәсе буенча медицина ярдәменең билгеләнгән күләме кысаларында, чират тәртибендә күрсәтелә. Көтү вакыты планлы госпитализациягә булган чираттан чыгып билгеләнә. Госпитализацияләүне максималь көтү вакыты пациент мөрәҗәгать иткән көннән ике айдан да артырга тиеш түгел. Экстрен билгеләре булган пациентлар мөрәҗәгать иткән көнне үк госпитализацияләнә.
Пациентның теләге буенча аңа коммерцияле, шулай ук дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәте күрсәтелергә мөмкин. Аның тәртибе «Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында» (алга таба – Кагыйдәләр) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 октябрендәге 1006 номерлы Карары нигезендә дәүләт гарантияләре программасыннан тыш һәм кулланучының (заказчының) ирекле ризалыгы булганда билгеләнгән.
Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән тәртиптә бирелгән лицензиядә саналган хезмәтләр исемлеге нигезендә башкарыла. Яңа Кагыйдәләр буенча, түләүле хезмәтләр күрсәтүгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт кирәк түгел.
Кагыйдәләр нигезендә, медицина оешмасы һәм анда күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы мәгълүматлар һәр медицина учреждениесенең интернет-сайтында, шулай ук мәгълүмати стендларда урнаштырылырга тиеш. Шунда ук бәяләре күрсәтелгән түләүле хезмәтләр исемлеге, медицина хезмәткәрләре һәм аларның квалификациясе турында мәгълүматлар эленә.
Кулланучы (заказчы) һәм хезмәт күрсәтүче арасында язмача формада килешү төзелә. Анда хезмәт күрсәтүче һәм кулланучы турында мәгълүматлар, түләүле медицина хезмәтенең исемлеге, хезмәтнең бәясе, шартлары һәм сроклары, ике якның да җаваплылыгы һәм башкалар күрсәтелә.
Дәүләт бюджет учреждениеләре өчен түләүле медицина хезмәтләренә бәяләр (тарифлар) – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципаль бюджет учреждениеләре өчен Яр Чаллы шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнә. Башка оештыру-хокукый формасындагы медицина оешмалары (шул исәптән, автономияле учреждениеләр) бәяләрне мөстәкыйль рәвештә билгели.
Күрсәтелгән хезмәт өчен түләү килешү нигезендә учреждение кассасы аша башкарыла. Анда пациентка түләвен раслаучы контроль-касса чегы бирелә. Түләүле медицина хезмәте күрсәтелгәннән соң медицина оешмасы пациентка аның сәламәтлеге торышын күрсәткән документлар бирә.