Бүлек түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:
- иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итә;
- иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән шәһәр тормышы, җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан аларның очрашуларын оештыра;
- Башкарма комитетның хезмәт коллективлары, иҗтимагый-сәяси оешмалар, милли, дини һәм башка берләшмәләр белән элемтәсен булдыра, аларның эшчәнлеген өйрәнә һәм анализлый, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;
- шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудыруга булышлык итә;
- үз компетенциясе кысаларында, җәмәгатьчелек оешмалары эшен оештыруда ярдәм күрсәтә;
- халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән гражданнарның оешмага берләшү хокукларын гамәлгә ашыру һәм ачык чаралар үткәрү белән бәйле сораулары буенча эш башкара;
- гражданнарның оешмаларга берләшү, ачык чаралар үткәрү хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектлары әзерли һәм үз компетенциясе кысаларында, шул актларның үтәлешен тәэмин итә;
- гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр, эш документлары буенча карар проектлары һәм җаваплар әзерли.