Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул иткәндә дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт итәргә, нинди дә булса дискриминациядән башка һәм федераль законнарда билгеләнгән минималь эш хакы күләменнән ким булмаган эш хакына хокуклы, шулай ук эшсезлектән яклануга хокуклы.
Дискриминация астында кешенең һәм гражданның җенесе, расасы, тәненең төсе, милләте, теле, чыгышы, милке, гаиләсе, социаль һәм вазыйфаи хәле, яше, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте, инанганлыгы, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә керү яисә кермәвенә бәйле рәвештә аларның хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуны аңларга кирәк.
Дискриминация буларак карала алмый торган хәлләргә аерымлыклар, искәрмәләр, өстенлек бирүләр, шулай ук хезмәткәрләрнең хокукларын чикләү керә. Алар:
· әлеге төр хезмәткә хас булган, федераль законда каралган таләпләр белән билгеләнү, яисә
· югары социаль мохтаҗ затлар һәм аларның хокукларын яклау турында дәүләтнең аеруча кайгыртучанлыгы шарт итеп куелу, яисә
· милли иминлекне, эш ресурсларының оптималь балансына ярдәм күрсәтүне, Россия Федерациясе гражданнарын өстенлекле рәвештә эшкә урнаштыруга булышуны тәэмин итү максатында һәм дәүләтнең башка эчке һәм тышкы сәясәте бурычларын хәл итү максатында закон тарафыннан билгеләнү.
Хезмәткә хокукларында һәм ирекләрендә беркем дә чикләнә һәм нинди дә булса өстенлек ала алмый, шул исәптән яшенә бәйле рәвештә, шулай ук хезмәткәрнең эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка хәлләрдә (РФ Хезмәт кодексының 3 статьясы).
Шулай итеп, пенсия яше алдындагы гражданнарны эшкә алу кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылырга тиеш түгел.
Эш бирүче вакансияле вазыйфа турындагы игъланда кешенең яшенә таләпләр куймаска тиеш
Эш бирүчеләргә буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалары булу турында мәгълүмат таратканда, гражданның хокукларын нинди дә булса турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган чикләүләр яисә шул исәптән яшенә, шулай ук хезмәткәрнең эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка хәлләргә бәйле рәвештә турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган өстенлекләр билгеләү турында мәгълүмат бирү тыела («Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында» РФ Законының 25 статьясы).
Вакантлы вазыйфа биләүгә кандидатка аерым чикне узмый торган яшь турында таләп кую да дискриминация дип санала.
Эшкә кабул итү турында дискриминация характерындагы чикләү булган игълан бастырган өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Аерым гарантияләргә һәм компенсацияләргә хокук һәм хезмәткәрнең яше арасында бәйлелек билгеләү мөмкинлеге хезмәт законнарында каралмаган.
Гомуми кагыйдәләр буенча (аерым очраклардан тыш) хезмәт килешүе төзүнең чик яше Россия Федерациясе Хезмәт кодексында билгеләнмәгән. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия алды, пенсия яшьләренә җиткән затлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү гомуми тәртиптә башкарыла.
Эш бирүче, гражданны эшкә алганда, аның билгеле бер яшькә җитүенә яки тиздән җитәчәгенә нигезләп, аны эшкә алудан баш тартырга тиеш түгел. Күрсәтелгән сәбәп буенча эшкә алудан баш тарту дискриминация, яшькә бәйле рәвештә хезмәткә хокукларны чикләү турында сөйли.
Хезмәт килешүе төзү кире кагылган затның язмача таләбе буенча, эш бирүче кире кагуның сәбәбен язмача рәвештә, андый таләп куелган көннән башлап 7 эш көненнән дә соңрак булмаган срокта хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт килешүе төзүдән баш тарту суд тәртибендә шикаять ителергә мөмкин (РФ Хезмәт кодексының 64 статьясы).
Россия Федерациясе хезмәт законнары нигезендә түбәндәгеләргә юл куелмый:
- пенсия алды, пенсия яшендәге гражданнар белән сроклы хезмәт килешүен мәҗбүри төзү;
- хезмәткәрнең пенсия яшенә җитүе һәм аңа пенсия билгеләнү сәбәпле сроксыз хезмәт килешүен өзү яки аны сроклы хезмәт килешүенә алмаштыру.
Шулай ук предприятиедә хезмәткәрләрнең санын яки штатын кыскарту очрагында, эштә калдыруга өстенлекле хокукка яшькә бәйсез рәвештә, югарырак хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе булган хезмәткәрләр ия булырга тиеш.
Дискриминациягә юл куйган эш бирүче түбәндәге җаваплылыкка тартылырга мөмкин:
· административ җаваплылык. Эшкә кабул итү турында дискриминация характерындагы чикләү булган игълан бастырган өчен, вазыйфа биләүгә кандидатка хезмәт килешүе төзүдән нигезсез килеш баш тарткан өчен, башка дискриминация формаларына юл куйган өчен эш бирүче һәм/яки аның вазыйфаи затлары административ штраф түләү рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин;
· гражданлык-хокукый җаваплылык. Суд эш бирүчегә вазыйфа биләүгә кандидатның бозылган хокукларын һәм аңа килгән әхлакый зыянны компенсацияләү бурычы билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, суд эшкә алудан баш тартуны законсыз дип танырга һәм эш бирүчегә граждан белән хезмәт килешүе төзүне йөкләргә мөмкин.
· җинаять җаваплылыгы. Дискриминация өчен гаепле вазыйфаи зат штрафка, мәҗбүри, төзәтү эшләренә хөкем ителергә, шулай ук ул аерым вазыйфаларны биләү яки аерым эшчәнлек башкару хокукларын югалтырга яки ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.