Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Белешмә (өземтә) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге нигездә гамәлгә ашырыла:

• «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон

• «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон

• Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Белешмә (өземтә) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 4 августындагы 3947 номерлы карары. Яшәү урыныннан (шәхси сектор буенча) белешмә (өземтә).pdf 

Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

• телдән мөрәҗәгать иткәндә – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә, шәхсән яки телефон аша;

• интерактив формада – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);

• интерактив формада – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (функцияләр) (https:// www.gosuslugi.ru);

• Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар) Шамил Усманов урамы, 112 (49/09) йорт,, 101 каб. адресы буенча. Белешмәләр өчен телефон: 56-74-16.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең категорияләре: индивидуаль торак фондында, шулай ук турыдан-туры ысул белән идарә ителә торган йортларда яшәүчеләр муниципаль хезмәт алуга хокукы булган затлар дип саналалар.

Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

• КФҮ аша кәгазь йөрткечләрдә һәм административ регламент таләпләренә туры килгән электрон документлар рәвешендә;

• Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);

• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләр) бердәм порталында (https:// www.gosuslugi.ru);

• район хакимиятенә шәхсән яисә почта элемтәсе аша (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар почта элемтәсе аша җибәрелгәндә, билгеләнгән тәртиптә раслана.

Пятница, 4 июля 2025, 10:44