Гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану
1. Әгәр түбәндәге шартлар гражданның яшәү шартларын начарайта яки начарайтырга мөмкин икән, ул чакта граждан социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип таныла:
1) үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәтләнү, авыру, җәрәхәтләнү, яшь буенча яки инвалидлык нәтиҗәсендә төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен яки мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалту;
2) гаиләдә инвалид яки инвалидлар, шул исәптән инвалид бала яки даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалид балалар булу;
3) социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала яки балалар (шул исәптән опекада, попечительлектә булганнар) булу;
4) инвалид, бала, балаларны карау мөмкинлеге булмау (шул исәптән вакытлыча), шулай ук аларны караучы билгеләү мөмкинлеге булмау;
5) гаилә эчендә бәхәсләр булу, шул исәптән наркотик яки алкогольгә бәйле затлар, азартлы уеннар белән мавыгучы затлар, психик тайпылышлар белән интегүче затлар, гаиләдә көч куллану күренеше булу;
6) билгеле бер яшәү урыны булмау, шул исәптән егерме өч яшькә кадәрге һәм ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмада тору вакыты тәмамланган затлар;
7) эш булмау һәм яшәү өчен средстволар булмау;
8) Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актлары тарафыннан гражданнарның тормыш шартларын начарайтучы яки начарайтырга мөмкин башка хәлләр булу.