Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү

Өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклауның мөһим формаларыннан берсе булып өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү тора. Үз-үзләрен мөстәкыйль карый алу сәләтен өлешчә югалткан һәм даими ярдәмгә мохтаҗ кешеләр әлеге бүлек клиентлары була.

Социаль хезмәткәрләр өйләргә барып бик күп төрле хезмәт күрсәтәләр. Алар арасында: өйгә ашамлыклар, кайнар ашлар, беренче чиратта кирәкле товарлар китерү; торакка, коммуналь һәм башка хезмәтләргә түләү; йорттагы әйберләрне юарга, химик чистартуга, ремонтка бирү; медицина ярдәме алуга булышлык күрсәтү, шул исәптән дәвалау-профилактика учреждениесенә озата бару; медик-социаль экспертиза үткәрүгә, санатор-курорт дәвалануына юллама алуга ярдәм итү; пенсия белән тәэмин итү һәм башка социаль түләүләр түләү мәсьәләсендә, документлар рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтү һәм башкалар бар.

      
  

Өлкән яшьтәге кешеләр, медицина, психология, хокук яклау һәм башкалар буенча махсус белем булуны сораган проблемаларны хәл итү өчен, Үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Белгечләр грамоталы итеп аңлатырлар һәм кирәкле эшләр башкарырлар.

Өйгә барып хезмәт күрсәтүгә ел саен шәһәребезнең 1000гә якын мохтаҗ гражданы ия була.

Директор урынбасары

Вәлиева Лилия Шамил кызы

(8552) 71-39-09

Комсомол районы буенча бүлек мөдире

вакансия

(8552) 71-31-58

Үзәк районы буенча бүлек мөдире

Кондратьева Дарья Андреевна

(8552) 70-31-78

Автозавод районы буенча бүлек мөдире

вакансия

(8552) 70-31-82

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 48 йорт (ГЭС пос., 8/1). «Энергетик» мәдәният сарае» тукталышы. 

E-mail: Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru



Вторник, 5 ноября 2024, 15:39