Описание:
Мәскәү проспекты дәвамында җир участокларын һәм объектларны алу (II этап)
Мәскәү проспекты дәвамы төзелешенең II чиратын гамәлгә кертү кысаларында, идарә тарафыннан җир участокларын һәм анда урнашкан күчемсез милек объектларын алу максатында чаралар үткәрелә. Төп массив гамәлдәге СНТ «Юбилейный, ГПК «Строитель» һәм ГК «Камаз-2» территорияләренә туры килә. СНТ «Юбилейный»ның 65 җир участогын, ГК «Камаз-2»нең 273 җир участогын,
ГПК «Строитель»нең 173 җир участогын алу планлаштырыла.
Барлык гражданнарга, алынган милке өчен компенсация алу максатында, объектларга һәм җир участокларына хокук билгели торган документларны рәсмиләштерергә кирәк. Күчемсез милек объектына карата хокук билгели торган документлар булмаган очракта, Гражданлык кодексы нигезендә, әлеге объектлар хуҗасыз дип танылачак.
Алынырга планлаштырылган җир участоклары һәм объектлар исемлеге белән түбәндәге документларда танышырга мөмкин:
Среда, 25 июня 2025, 13:22