Информация:
- Яр Чаллы шәһәренең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2023 елгы карарлары
- Яр Чаллы шәһәренең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2024 елгы карарлары
- Яр Чаллы шәһәренең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2024 елга эш планы
- Гражданнар оборонасы буенча норматив-хокукый актлар
- Гадәттән тыш хәлләр буенча норматив-хокукый актлар
- Гражданнар оборонасы буенча белешмәлекләр
- Гадәттән тыш хәлләр буенча белешмәлекләр
- «2023-2025 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә янгын куркынычсызлыгы» муниципаль программасы
- «2023-2025 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук террорчылык һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү» муниципаль программасы
- «2021-2024 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә җәмәгать тәртибен һәм хокук бозуларны профилактикалауны тәэмин итү» муниципаль программасы
- Пилотсыз очу аппаратларын ачыклаганда эш гамәлләре
- Янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүмат материаллары
- Куркынычсызлык буенча мәгълүмат материаллары
- Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең эш планнары
- Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышлары беркетмәләре
- Хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге норматив-хокукый актлар
- «2023-2025 елларга Яр Чаллы шәһәрендә хезмәтне саклау һәм аның шартларын яхшырту» муниципаль программасы
- Башкарма комитет каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советы беркетмәләре
Описание:
Гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау бүлекчәсенең төп бурычлары булып җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне гамәлгә ашыру тора:
1) террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауда катнашу, шулай ук шәһәр чикләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен киметү һәм (яки) бетерү;
2) муниципаль берәмлек чикләрендә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу;
3) муниципаль берәмлек чикләрендә, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү;
4) территориаль оборона һәм гражданнар оборонасы, халыкны һәм шәһәр территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар оештыру һәм аларны гамәлгә ашыру, шул исәптән халыкка куркыныч турында хәбәр итү системаларыннан, гражданнар оборонасы объектларыннан файдалануны даими әзерлек хәлендә тотуга, гражданнар оборонасы максатларында матди-техник, азык-төлек, медицина һәм башка чара запасларын булдыру һәм тотуга ярдәм күрсәтү.
5) шәһәр территориясендә авария-коткару хезмәтләре һәм (яки) авария-коткару формированиеләре эшчәнлеген оештыру;
6) су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру;
7) предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларын тикшерүдә катнашу һәм аларны булдырмау буенча чаралар күрү;
8) хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү;
9) производство травматизмын, һөнәргә бәйле авыруларны кисәтү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту программаларын әзерләү һәм раслау буенча чаралар күрү, шулай ук эшләнгән чараларны үтәүдә оешмаларга булышлык итү.
Билгеләнгән максатларга ирешү өчен гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау бүлекчәсе түбәндәге функцияләрне башкара:
1) үз компетенциясе чикләрендә, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук муниципаль берәмлек чикләрендә, террорчылык һәм экстремизм күренешләренең нәтиҗәләрен киметү һәм (яки) бетерү буенча чаралар үткәрә;
2) халыкны һәм муниципаль берәмлек территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны әзерләүне һәм әзерлектә тотуны, халыкны бу хәлләрдә саклану ысулларына һәм гамәлләренә өйрәтүне оештыра;
3) гражданнар оборонасы максатларында, азык-төлек запасларын, медицина шәхси саклану чараларын һәм башка чараларны булдыруга юнәлдерелгән чаралар оештыра;
4) гадәттән тыш хәлләрдә эвакуация чараларын күрүне оештыра;
5) халыкны һәм муниципаль берәмлек территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә, билгеләнгән тәртиптә, мәгълүмат җыюны һәм алмашуны оештыра, халыкка вакытында хәбәр итүне һәм мәгълүмат бирүне тәэмин итә, шул исәптән кешеләр күпләп булган урыннарда махсус техник чаралардан файдаланып, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы булу яки барлыкка килү турында халыкка хәбәр итә;
6) хәрби конфликтлар вакытында яки шул конфликтлар нәтиҗәсендә, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында килеп туган куркынычлар турында халыкка хәбәр итүнең муниципаль системасын, саклану корылмаларыннан һәм гражданнар оборонасының башка объектларыннан файдалануны даими әзерлек хәлендә тоту буенча чаралар оештыра;
7) гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурслар булдыру буенча чаралар оештыра;
8) авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкаруны оештыра;
9) гадәттән тыш хәлләрдә оешмаларның тотрыклы эшләвенә ярдәм күрсәтә;
10) ирекле янгын күзәтчелеген оештыру өчен шартлар тудыру буенча, шулай ук янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын башка формаларда тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы өчен чаралар оештыра;
11) янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка мәгълүмат бирүне оештыра;
12) янгын куркынычы арткан очракта, янгынга каршы махсус режим урнаштыру буенча чаралар оештыра;
13) гражданнар оборонасы, шулай ук гражданнар оборонасы һәм халыкны саклау планнарын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча чаралар оештыра;
14) гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкны әзерләүне оештыра;
15) халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне куркынычсыз районнарга эвакуацияләүгә әзерлек чараларын оештыра;
16) хәрби хәрәкәтләр очрагында, оешмаларның тотрыклы эшләвенә ярдәм күрсәтү буенча беренче чираттагы чаралар үткәрүне оештыра;
17) хокук саклау органнары, хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый оешмалар белән хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрендә үзара эшчәнлекне оештыра.
Җитәкче:
Понедельник, 11 ноября 2024, 11:02