Якшәмбе, 15 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге шәһәр буенча 28 яшьләр (яшүсмерләр) клубын, 14 хоккей кортын үз эченә ала.

Учреждениедә 8 эшчәнлек юнәлеше буенча 70 берләшмә эшли.

Үзәктә 12 яшьтән 30 яшькә кадәр 2000 кеше исәпләнә.

Учреждение эшенең төп юнәлешләре:

- патриотик

- массакүләм-спорт

- яшьләр мохитендә негатив күренешләрне профилактикалау

- сәнгать-эстетик юнәлеш

- мәдәни-ял итү

Яшьләр (яшүсмерләр) клублары базасында балалар белән эшләүнең түбәндәге формалары оештырылган:

- 30 дан артык иҗат студиясе эшли;

- үзәккә йөрү, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру ирекле. Мәшгульлекне һәм буш вакытны оештыру эшчәнлек һәм аралашуның төрле формалары аша алып барыла;

- максаты - балалар һәм яшүсмерләрне социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү, замана шартларына яраклаштыру өчен психологик-педагогик шартлар тудыру булган иҗтимагый хәрәкәт булдыру һәм аны үстерү;

«Яшүсмер» үзәгенең иң уникаль проектларыннан берсе булып «Up&Gofestival» Бөтенроссия яшьләр фестивале тора. Ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе заманча корея поп-культурасы вәкилләре арасында талантлы яшьләрне ачыклау һәм күрсәтүгә юнәлдерелгән;

Фестивальдә яшьләр поп-культурасының 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге аерым вәкилләре, яшьләр командалары һәм иҗат коллективлары, иҗтимагый яшьләр оешмалары катнаша.

Массакүләм-спортка 800 дән артык бала җәлеп ителгән. Ишегалды спортын үстерә барып, хоккей һәм футбол буенча шәһәр һәм республика ярышлары үткәрелә.

Үзәктә яшьләр белән эшләү буенча 130 белгеч бар.

Почта адресы: gudodpo@yandex.ru

Сайты: podrostokchelny.ru

Юридик адресы: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы, 51 (42/01) йорт

Телефон/факс: (8552) 52-78-64 (кабул итү бүлмәсе)

Директоры: Бикмөхәммәтова Алия Расим кызы

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Чумутина Татьяна Владимировна

Спорт эшләре буенча директор урынбасары: Гыйльманов Альберт Фәнүз улы

Баш бухгалтеры: Шахина Эльвира Фәргать кызы

Контактта: https://vk.com/podrostokchelny


«Бригантина» яшүсмер-яшьләр клубы - https://vk.com/club89720756

«Спутник» яшүсмер-яшьләр клубы -  https://vk.com/club89302268

«Эверест» яшүсмер-яшьләр клубы - https://vk.com/pmk_everest

«Камертон» яшүсмер-яшьләр клубы - https://vk.com/club36811899

Профильле сменалар:

Тормыш әлифбасы - https://vk.com/club28970451


Җитәкче:

Бикмөхәммәтова Алия Расим кызы

"Яшүсмер" яшүсмер-яшьләр клублар үзәге" МАУ директоры

Хезмәткәрләр:

Җитәкче билгеләү турында карар

Учреждение төзү турында карар

Дәүләт теркәве турында таныклык

Күзәтчелек советы составы

Муниципаль йөкләмә

Муниципаль йөкләмәне үтәү турында хисап

Күзәтчелек советы составын раслау турында карар


Среда, 22 января 2025, 13:06