Информация:
Описание:
Идарәнең төп функцияләре:
* Матбугат конференцияләре, туры элемтәләр оештыру, шәһәр Хакиме, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет Җитәкчесе, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарларының телевидение һәм радио аша чыгышларын әзерләү.
* Интернет челтәрендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең рәсми сайты эшен тәэмин итү, шәһәр порталында мәгълүмати хәбәрләр һәм фотоматериаллар әзерләп урнаштыру.
* Массакүләм мәгълүмат чараларында Шәһәр Советы, шәһәр Хакиме, Башкарма комитет структурасындагы органнар эшчәнлеге, шәһәрдә икътисадый үзгәртеп коруларның барышы, өстенлекле шәһәр программаларын тормышка ашыру һәм башкалар (пресс-релизлар, хәбәрләр, мәгълүмати материаллар һәм башкалар) турында рәсми мәгълүмат әзерләп урнаштыру.
* Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару өчен шәһәр Хакименең, Башкарма комитет Җитәкчесенең котлау текстларын әзерләү.
* Шәһәр Хакиме, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесенең иҗтимагый чараларда сөйләү өчен чыгыш текстларын әзерләү.
* Яр Чаллы шәһәре турында Россия, Республика массакүләм матбугат чараларында басылган материалларга һәм матбугаттагы тәнкыйть мәкаләләренә күзәтүләр әзерләү.
* Актуаль темаларга мәгълүмати-аналитик материаллар һәм брошюралар, презентация материаллары әзерләү.
* Газета-журналларга язылу кампаниясен оештыру.
* Шәһәр өчен әһәмиятле программалар әзерләү һәм аларны тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
* Шәһәр тормышының җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән очрашуларын оештыру.
* Шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру.
* Гражданнарның берләшүгә, иҗтимагый чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән эшләүне гамәлгә ашыру.
* Идарә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләр дә үти.
Җитәкче:
Мөхәммәтҗанова Римма Равил кызы
Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгыХезмәткәрләр:
Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге
Вакансия
Идарә башлыгы урынбасары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге
Вторник, 29 октября 2024, 10:19