Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

76 мең чаллылы Хәсән Туфан проспекты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре төшерелгән штендерлар белән узды. Колоннаны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкләде. Акциядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, Шәһәр Советы депутатлары катнашты.

«Үлемсез полк» Азатлык мәйданыннан Яр буе паркы мәйданына кадәр узды. Хәрәкәт барышында колоннага акциядә катнашырга теләүчеләр кушылып барды.

Күпләр акциядә беренче тапкыр катнашты, күпләр аның башлануын көтте – «Үлемсез полк» коронавируска бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле ике ел онлайн-форматта гына үткәрелде.

«Үлемсез полк» акциясенең төп максаты – һәр Россия гаиләсендә Бөек Ватан сугышы солдатлары турында хәтерне саклау, чөнки һәр гаиләнең үз каһарманы бар. Алар – әтиләр, бабайлар һәм әбиләр – Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүче һәркем дә. Кемдер сугышны азагына кадәр үткән, кемдер һәлак булган. Әмма сугыш еллары турындагы хатирәләр һәр гаиләдә, туганнарының һәм якыннарының хикәяләрендә, фронттан килгән хатларда, хәрби фотосурәтләрдә саклана.

Финал пункты буларак Яр буе паркы мәйданы булды. Катнашучылар плакатлар белән мәйдан буйлап уздылар. Аннан соң биредә «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башланды. 

Дүшәмбе, 9 май 2022, 17:07