Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 күпфатирлы торак йортта яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашуда югалган милек буенча компенсация бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Милекне бәяләү график буенча барачак, ул 17 ноябрьдә әзерләнәчәк. Һәр фатирда яшәүчеләр белән индивидуаль аралашу булачак. Экспертлар яшәүчеләрне чакырып, һәр күргән әйберне күрсәтеп, ничек бәяләнгәнен аңлатачак. Барлык сораулар, тәкъдимнәр буенча очрашуларда фикер алыша аласыз. 10 көн дәвамында без бу эшләрне тәмамларбыз дип уйлыйм», - дип аңлатты Илья Зуев.

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында торгызу эшләре бара. Аларның барышы турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде: «Бүгенге көнгә җимереклекләр булган катлар тулысынча җыештырылып бетерелде, дивар панельләрен монтажлауга керештек.  

Барлык эшләр параллель рәвештә бара: экспертиза, проект документлары, төзелеш - монтаж эшләре. Барлык белгечләр көн саен объектка чыгалар, төзүчеләр, проектлаучылар, экспертлар бергә эшлиләр. Без сезнең авыр хәлдә булуыгызны аңлыйбыз».

Илмир Исхаков чаллылыларны йорттагы барлык кирәкле эшләр сыйфатлы башкарылачагына ышандырды, халыкны Яңа елга кадәр күчерү планлаштырыла дип билгеләп үтте. 

Чәршәмбе, 10 ноябрь 2021, 10:27