Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Укытучылар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Федосья Ивановна Ракитинаны котладылар.

Федосья Ивановна 1922 елның 25 сентябрендә Төмән өлкәсенең Яңа Никольск авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Төмән өлкәсенең Конево авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1948 елда кияүгә чыга, Омск өлкәсенең Называевск шәһәренә күчеп китә, анда 1 нче мәктәптә укытучы булып эшли. 1973 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы 10 нчы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Федосья Ивановна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар.

Котлау һәм бүләкләрне Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев исеменнән тапшырдылар. Котлауларга ТИҮ рәисе Людмила Семенова да кушылды.

Җомга, 8 октябрь 2021, 10:04