Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне, 8 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Дәүләт Советы утырышы Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак.

Чарага Яр Чаллы делегациясе составында «КАМАЗ» ААҖ Кою заводының үзәк завод лабораториясенең 5 разрядлы лаборант - металлографы Ирина Шишкова барачак. Ул заводта 40 ел эшли. Бу - «КАМАЗ»га 248 ел багышлаган Андроновлар эшче династиясенең гомуми стажының җитди өлеше. Династия заводның горурлыгы һәм хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора.

Ирина Шишкова хезмәт эшчәнлеген 1975 елның августында Кою заводының үзәк завод лабораториясендә лаборант булып башлаган. Ирина Михайловнаны заводка хезмәт биографиясенең шактый өлеше кою заводы белән бәйле булган ата-аналары китерәләр. Әтисе - Михаил Андронов заводта 19 ел эшләгән, әнисе Раиса Андронова - 21 ел. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз заводка кабул ителә, металл белеме нигезләрен лаборатория башлыгы укыткан. Ире Алексей Шишков - армиядән соң «КАМАЗ»га машина йөртүче булып урнаша. Аның заводта стажы 40 ел тәшкил итә.

Шишковларның кызы Евгения да үз язмышын «Камаз» белән бәйләргә уйлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң КамПИга электр җиһазлары буенча инженер-конструктор белгечлегенә укырга керә. Диплом алгач, НТЦга эшкә урнаша. Хәзер ул 20 еллык стажлы әйдәп баручы инженер-конструктор.

Җомга, 8 октябрь 2021, 08:05