Мы в социальных сетях

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, беренче төзүчеләр, өлкән буын кешеләре!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Яр Чаллының күпьеллык тәҗрибәле буыны - безнең шәһәрнең алтын хәзинәсе. Сезнең исемнәр елъязмага фидакарь хезмәт үрнәге буларак язылып куелган. Без сезнең энергиягез, ихтыяр көчегез һәм тәвәккәллегегез белән горурланабыз.

Хөрмәтле чаллылылар! Бу бәйрәм - сезгә хезмәтегез, битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек.

Бүген күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр актив тормыш белән яшиләр: территориаль-иҗтимагый үзидарәдә һәм иҗтимагый оешмаларда катнашалар, Өченче буын университетында белем алалар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

Сезнең тормыш һәм хезмәт сөючәнлегегез - үсеп килүче буын өчен үрнәк! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләр һәм без һәрвакыт киңәшләр алырга сезнең янга ашыгабыз. Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! Үз ягыбыздан исә, сез  киләчәктә дә бәхетле һәм сәламәт булсын өчен без бөтен көчебезне куярбыз.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тормышыгызда якты, бай мизгелләр телим!

Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Җомга, 1 октябрь 2021, 09:31