Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Андреевна Ромас 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.

Раиса Андреевна Ставрополь краенда туа. Бөек Ватан сугышы елларында окоплар казый. 1950 елда ветеран кияүгә чыга. 1956 елда гаиләсе белән Якутскка күчеп килә, анда юбиляр елга портында кассир булып эшли. 1962 елда гаиләсе белән Туапсега күчеп, шифаханәдә эшли. 1977 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, КАМАЗ төзелешендә эшли.

Ветеран ике кыз тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 15:32