Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буе һәм Гостев урамы киселешендә «КЛЕВЕРСПОРТ» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә термаль комплекс ачылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Клеверспорт» спорт-сәламәтләндерү комплексында тормышка ашырылган проект белән танышты. Исегезгә төшерәбез, партнерлыкның мондый формасы илдә беренче тапкыр Яр Чаллыда Евгений Вайнер җитәкчелегендәге "Аква-Регион" компаниясе белән тормышка ашырылды.

Килешү кысаларында шөгыльләнүчеләр һәм төркемнәр саны билгеләнде. Шулай итеп, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләр төркемнәре (15шәр кеше) атнага 4 тапкыр дәвалау физик культурасы һәм аквареабилитация дәресләренә йөриячәк. Район хакимияте тарафыннан расланган аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм яшүсмерләр төркемнәренә бокс, аквааэробика һәм фитнес буенча дәресләр үткәреләчәк.

Мэр комплексның спорт залларын карады, шулай ук ай башында эшли башлаган термаль үзәктә булды.

Комплекс территориясендә 13 мунча һәм сауна бар, алар арасында: хамам, кедрлы, печән, ольх, можжевел, Гималай, нефрит, үлән, Япон. Моннан тыш, биредә балалар бассейны, ял итү зонасы, кафе, массаж һәм спа-программалар, зур җылы бассейн бар.

Урамда ике мунча - рус һәм фин мунчалары урнашкан.

Бассейнның бер өлеше ачык һавада урнашкан.

Мэр биредә ял иткән чаллылылар белән аралашты.

КЛЕВЕРСПОРТ үзәгенең мәйданы - 6 мең кв.м, объектның бәясе - 485 млн сум. Аның территориясендә фитнес-үзәк урнашкан, монда тренажерлар, көч көрәшләре белән шөгыльләнү өчен заллар һәм башкалар бар.

Дүшәмбе, 6 сентябрь 2021, 17:17