Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларның төрле конкурсларда яулаган грантлары турында матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.

«2021 ел яшьләр сәясәте кысаларында инвестицияләр күзлегеннән бай булды. Яз-җәй чорында гына да 4 млн 217 мең 600 сум грант җәлеп ителде, аларны безнең яшьләр үзәкләре активистлары яулады», - диде ул.

Әйтик, "Милли кухня турында" видеоблог проекты физик затлар арасында 2,6 млн сумлык Росмолодежь грантына ия булды. Авторы - «Нур» яшьләр үзәгенең Студпроф.РФ медиапорталы хезмәткәре Любовь Архипова. Әлеге проект Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, визит карточкалары буларак милли кухня һәм аш-су булган урыннарда видеороликлар төшерүне күздә тота. Проект инде тормышка ашырыла башлады, хәзер эшләр Кырымда алып барыла.

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында «Мәгънәләр территориясе 2021» форумы кысаларында «Орион» яшьләр үзәге белгече Дмитрий Колесников 400 мең сумлык грант отты. Аның Drone team проекты «дроннарда узыш» спорт юнәлешен үстерүгә юнәлдерелгән. Проект командасы ял итү мәйданчыгы оештыра, анда һәркем үзен узыш квадракоптеры пилоты ролендә сынап карый һәм уку трассасын уза алачак.  

«Орион» яшьләр үзәге активисты Басыйр Ганиевны билгеләп үтәсе килә. Ул ел саен грант конкурсларында катнаша, узган ел 2,5 млн сум отты. Быел «Татнефть» линиясе буенча техник иҗат буенча үз проектын тормышка ашыруга 480 мең сум акча алып кайтты», - дип хәбәр итте Айзат Мәхмүтов.

«Татнефть» ААҖ ярдәмен «Орион» яшьләр үзәгенең тагын ике вәкиле – Наилә Тәхавиева (84 мең сум «Җиңү китабы» конкурсында) һәм Константин Мамаков (253,6 мең сум «Яшьләр берләшмәсе. 21 гасыр әйдаманы») алдылар. «Орион» яшьләр үзәгенең тагын бер белгече Анастасия Гайфуллина «Игелекле эшләр төбәге 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Ирекле ярдәмчеләр мәктәбе 2022» проектын уңышлы якланды. Аны тормышка ашыру өчен 50 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Яшүсмерләр клублары үзәге белгече Маргарита Чумутина тарафыннан җиңү яулаган «Up&Go» k-pop 14-20 яшьлек яшьләр өчен бию проекты 2021 елның июненнән 2022 елның маена кадәр тормышка ашырылачак. «Маргарита Чумутина Яр Чаллыда 2022 елның мартында Бөтенроссия K-pop фестивале үткәрер дип планлаштырыла. Моңа кадәр Маргарита командасы белән яшүсмерләр клублары территорияләрендә әлеге бию юнәлеше белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк», - дип өстәде яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы.

Дүшәмбе, 26 июль 2021, 11:29