Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда сәүдә хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге тормышта сәүдә - икътисадның мөһим тармакларының берсе, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.

«Безнең шәһәребезне ярты миллионлы шәһәрдә кайнаган көндәлек тормыштан башка күз алдына китерү кыен. Икмәк, азык – төлек - ул теләсә кайсы гаиләнең, йорт хуҗалыгының, шәһәрнең тормыш эшчәнлеге нигезе.

Яр Чаллы сыйфат, сервис, сәүдә өлкәсендә кешеләргә карата мөнәсәбәт өлкәсендә иң яхшы шәһәрләрнең берсе булып тора. Болар барысы да сезнең төркемнәрегез, фикердәшләрегез хезмәте. Болар барысын да саннар белән исбатлап була - җәмәгать туклануында товар әйләнеше 7 млрд сумнан артык. Бездә барлык ваклап сату товар әйләнешенең 17% тан артыгы тупланган. Бу саннар артында халыкның азык-төлек, сәнәгать товарларына, җәмәгать туклануына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, иртән торып эшли торган кешеләрнең көндәлек хезмәте тора. Болар барыс да югары дәрәҗәдә барып чыга!». – диде ул.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен 12 чаллылыга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Алар арасында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, ресторан пешекчеләре, предприятие директорлары һәм кибет идарәчеләре бар.

Бүген Яр Чаллыда куллану базары өлкәсендә 1300дән артык стационар сәүдә объекты, 400 дән артык ваклап сату объекты, 700 дән артык җәмәгать туклануы предприятиесе, бер күпләп һәм 3 берәмләп сату базары эшли. Сүз уңаенда, сәүдә көне бу шимбәдә билгеләп үтелә.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны «ВКонтакте» Шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Чәршәмбе, 21 июль 2021, 10:15