Мы в социальных сетях

Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр иң проблемалы участокны яңарту «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автомобиль юллары предприятиесе 45%ка эшен башкарган. Борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау, тышкы яктырту баганалары өчен һәм парковка кесәләренә нигез салу буенча эшләр тәмамланган.

Хәзерге вакытта тышкы яктырту баганаларын урнаштыру, асфальт-бетон катламының тигезләү катламын җәю һәм борт ташларын төзекләндерү эшләре бара.

Контракт буенча эшләрне тәмамлау срогы-октябрьдә, әмма юл төзүчеләр капремонтны иртәрәк төгәлләргә планлаштыралар.

Җомга, 9 июль 2021, 14:15