Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру узды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда 50 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә. Гаилә беренче балага ана капиталын алмаган булса, икенчесенә 639 432 сум бирелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 май 2021, 15:16