Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле Яр Чаллы эшмәкәрләре!

Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 88 меңнән артык кеше эшли. Сез шәһәрнең, Татарстан Республикасының һәм илебезнең социаль һәм икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәсез.

Яр Чаллы шәһәрендә уңайлы эш алып бару өчен, эшмәкәрлек секторын үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Инде биш елдан артык Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусына ия. Шәһәребездә Европаның иң эре индустриаль паркларының берсе – КИП «Мастер» урнашкан. Башка сәнәгать парклары, ИТ- парк һәм бизнес-инкубатор эшли. Аларның эшчәнлеге эшмәкәрлек өлкәсендә мәшгульләр санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Узган ел эшмәкәрләр өчен дә җиңел булмады: пандемия аларның эшчәнлегенә үзгәрешлләр кертте. Әмма сез сынатмадыгыз, Чаллы халкына хас булган үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлегегезне тагын бер кат исбат иттегез. 

                                                                                     Хезмәтегез өчен рәхмәт белән, Яр Чаллы шәһәре мэры

               Н. Г. Мәһдиев

Чәршәмбе, 26 май 2021, 14:58