Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы татар драма театры холлында интерактив күргәзмәләрдә форумда катнашучылар һәм кунаклар мәгариф өлкәсендә инновацияләр һәм казанышлар белән таныша алдылар.

Пленар утырышны югары уку йорты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова ачып җибәрде: «Безнең форум – галимнәргә һәм педагогларга ачык диалог режимында Россия мәгарифенең төп үсеш векторлары турында фикер алышырга һәм заманча инновацион һәм цифрлы технологияләр тәҗрибәсен уртаклашырга мөмкинлек бирә торган яхшы традиция», - дип билгеләп үтте ул.

Форум Реймс шәһәре университеты (Шампань-Арденны, Франция) белән берлектә үткәрелә. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Рейм университеты вице-ректоры Эссаид Аит Барка мөрәҗәгать итте. Ике университетлар арасында тыгыз хезмәттәшлек менә инде 12 елдан артык дәвам итә. Үзенең чыгышында Эссаид Аит Барка НГПУ коллективына академик мобильлек юнәлеше буенча хезмәттәшлек тәҗрибәсе өчен рәхмәт белдерде һәм аеруча уртак фәнни-тикшеренү проектларының перспективалы булуын билгеләп үтте. Форум уңышлы партнерлык мөнәсәбәтләренең тагын бер продукты булып тора.

Форум эшендә РФ Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты. Форум эшен башлап җибәрү белән видеоконференцэлемтә режимында барлык катнашучыларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләрен әзерләү, һөнәри үсеш һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры Андрей Милехин котлады: «Мондый чараны уздыру, һичшиксез, фәнни-педагогик тикшеренүләргә үз өлешен кертәчәк һәм киләчәктә нәтиҗәле эшләү өчен стимул тудырачак", - дип билгеләп үтте. Форумны үткәрүнең төп максаты-мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр уртаклашу, һәм тупланган нәтиҗәләр барлык катнашучыларга да файдалы булыр дип ышанам». 

РФ Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләрен әзерләү, һөнәри үсеш һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Сергей Антонов форум эшендә катнашучыларга уңышлар теләде.  Үз чыгышында ул вузның фәнни һәм мәгариф өлкәсендәге казанышларына, профессор-укытучылар составы эшенә, студентлар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Форумда катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин тәбрикләде. Яр Чаллы шәһәре Хакиме урынбасары Ирина Сәгыйдуллина форумда катнашучыларга уңышлы эш теләде.

Сәламләү сүзләреннән соң форумның пленар өлеше башланды. Докладлар белән А.И. Герцен исемендәге РГПУ ректоры, профессор Сергей Богданов, НГПУ ректоры, доцент Әлфинур Галиәкбәрова, профессор, РАО Академигы Анатолий Цирульников, М.В. Ломоносов исемендәге МГУ педагогик белем бирү факультеты деканы, доцент Виктор Басюк чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, хәзерге җәмгыятьне системалы үзгәртеп кору шартларында югары уку йортын инновацион яңартуның мөһим һәм бәхәссез компоненты-белем бирү процессына цифрлы, инновацион технологияләр кертү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форум эшендә көндезге һәм читтән торып катнашу  форматында ун илдән һәм Россиянең 30 регионыннан вәкилләр катнашты.

Көннең икенче яртысында мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә, тренингларда, семинарларда һәм экскурсияләрдә катнашу мөмкинлеге булды.

Сишәмбе, 25 май 2021, 16:10