Мы в социальных сетях

Яңа уку елында Чаллыдагы «Адымнар»  полилингваль мәктәбе 2 нче сыйныфтан алып 7 нче сыйныфка кадәр укучылар кабул итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.

Ата-аналарга 20 июньгә кадәр «Адымнар. Чаллы» Instagram социаль челтәрендә гариза бирергә кирәк булачак. Гаризаларны караганнан соң, укучылар, белем дәрәҗәсен, тел белү дәрәҗәсен билгеләү өчен олимпиада һәм әңгәмәгә чакырылачак», - дип сөйләде Рөстәм Хуҗин.

Олимпиаданы үткәрү вакыты гариза калдыручыларга электрон почта аша  җибәреләчәк. Мәктәпкә укырга керүгә кагылышлы сорауларны шулай ук 8:00 дән 14:00 гә кадәр 8 (939) 304-17-67 телефоны буенча яки  adymnar.chally@gmail.com. почтасы аша бирергә мөмкин.

Бүгенге көндә төзелеш эшләре актив бара. Булачак гимназиянең әзерлеге 58% тәшкил итә. 

Моннан тыш, мәгариф учреждениесенә кадрлар туплана. «Төп таләпләр – хезмәткәрләрнең квалификациясе, рус, татар, инглиз телләрен белү», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.

Пәнҗешәмбе, 20 май 2021, 17:16