Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Георгий тасмасы - фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнар истәлегенә хәтер билгесе; бу - фронт өчен барлык көчен куйган кешеләргә рәхмәт, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Акция бөтен Россия буенча 9 майга кадәр уза.

Акция узган көннәрдә иҗтимагый оешмалар активистлары, яшьләр оешмалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Георгий тасмаларын үтеп баручыларга таратачаклар һәм аны бәйрәм көннәрендә куллану турында сөйләячәкләр.

30 апрельдә 18:00 сәгатьтә акция «Шишкин» бульварында, 2 май көнне 18:00 дә «Җиңү» паркында, 4 май көнне 18:00 дә Азатлык мәйданында, 5 майда 15:00 сәгатьтә «Энтузиастлар» бульварында, 6 майда  «Җиңү» паркында 18:00 сәгатьтә узачак.

2 нче майдан 5 майга кадәр акция Г. Тукай исемендәге яр буенда, Азатлык мәйданында, Шишкин һәм Энтузиастлар бульварларында, «Җиңү» паркында 14:00 дән 16:00 гә кадәр узачак.

Тасмаларны Шәһәр студентлар советы активистлары, «Атмосфера» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Сәламәт Flex» иҗтимагый оешмасы активистлары таратачак.

Дүшәмбе, 26 апрель 2021, 14:52