Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллының тагын 14 гаиләсе сертификатка ия булды.

Гаиләләрне Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады. Ул ана капиталын куллану юнәлешләре турында сөйләде. Гаилә, ана һәм бала мәсьәләләре шәһәрдә һәм республикада алып барыла торган социаль сәясәтнең нигезен тәшкил итә, дип ассызыклады.

Бүгенге көндә вакытны экономияләү максатыннан, яшь ата-аналарга да, гомумән, гражданнарга уңайлы булсын өчен дә, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтелә. Әйтик, ана капиталы акчаларын файдалану өчен гаризаны Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән. Программаның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту. Әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 87%  файдаланган.

Чәршәмбе, 21 апрель 2021, 17:03