Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында  «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Катнашучылар шәһәр үсеше өчен креатив индустрияләр потенциалы турында фикер алыштылар.

Венера Камалова территорияләрне төзекләндерү, массакүләм чаралар уздыру, республиканың инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеген арттыру, бизнесның төрле юнәлешләре буенча хезмәттәшлек булдыру, уртак форсайт - һәм питч-сессияләр уздыру буенча эшмәкәрләрнең тәҗрибәсен гамәлгә кертү әзерлеген җиткерде. Очрашуда катнашучылар планлаштырылган проектлар форматы турында фикер алышуга актив кушылдылар.

Венера Камалова шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сарае каршындагы декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәгендә дә булды.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова Ф.Табиев исемендәге яр буен да карап узды. Биредә «Шәһәр проектлары» бүлеге башлыгы Рамил Шәмсетдинов һәм «Кора» компанияләр төркеме генераль директоры Фәрит Хәбиев яр буен реконструкцияләү концепциясенә кертү өчен үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Билгеләп үтик, алар су эко-туризмын яңартуга кагыла.

Чәршәмбе, 21 апрель 2021, 10:21