Мы в социальных сетях

19 нчы апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.

Шулай ук чаллылылар үз сорауларын территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсе белән тоташу барышында, видеоэлемтә режимында урыдан-туры тоташтыру юлы белән бирә алачак.

Сишәмбе, 13 апрель 2021, 12:26