Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Флюра Шәйхенур кызы Сафиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Башкортстанның Борай районы Каратамак авылында туган. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлаган. Сугыш вакытында торф чыгаруда эшләгән. Сугыштан соң ул кияүгә чыга. Ире вафат булгач, берүзе алты бала тәрбияләп үстерә. Колхозда эшли, шуннан лаеклы ялга китә.

Бүгенге көндә ветеранны тугыз оныгы һәм 11 оныкчыгы сөендерә. Флюра Шәйхенур кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Удальцова котладылар.

Чәршәмбе, 7 апрель 2021, 13:53