Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә Мәскәүдә авыр атлетика буенча Европа чемпионаты бара. Ярышларда Европа континентыннан 361 иң көчле атлет: 182 ир-ат һәм 179 хатын-кыз катнаша. Традиция буенча, спортчылар ыргым белән күтәрүдә, этеп күтәрүдә һәм әлеге ике дисциплина суммасында иң көчле атлетларны билгеләячәк.

Ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Зөлфәт Гәрәев чыгыш ясый. Ярыш нәтиҗәләре буенча 67 кг авырлык категориясендә ул ыргым белән күтәрүдә икенче урынны алды.

Спортчы тренер Марат Мәдияров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Чәршәмбе, 7 апрель 2021, 10:52