Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бу уку елында БДИны (бердәм дәүләт имтиханын) 11 нче сыйныфны тәмамлаган 2005 укучы тапшыра. Аттестациягә 15 апрельдә йомгаклау иншасы язган укучылар кертелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе - «зачет» яки «зачет түгел»Бу хакта бүген матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.

Расписание проектында имтихан үткәрү ике чоры каралган: 31 майдан 2 июльгә кадәр – төп һәм 12 июльдән 17 июльгә кадәр – өстәмә имтихан. Мәгариф идарәсе башлыгы сөйләвенчә, сайлау буенча популяр фәннәр арасында: җәмгыять белеме (738 кеше), физика (413 кеше), химия (358 кеше), биология (390 кеше). Берәр чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшыру өчен немец телен һәм испан телен сайлаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 24 март көнне 34 нче мәктәп базасында «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.«Бу шактый уңышлы проект, безнең карашка, ул ата-аналарга үзләрен имтихан бирүче ролендә тоярга, БДИ тапшыруның барлык этапларын узарга мөмкинлек бирә, соңыннан балаларга аңлатырга була», - диде Рөстәм Хуҗин.

Моннан тыш, ул 9 нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай итеп, 2021 елда аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теле һәм математика буенча йомгаклау аттестациясен төп дәүләт имтиханы форматында узарга кирәк.

«Ике мәҗбүри имтихан тапшырыла. Элек бездә ике мәҗбүри фән һәм икесе сайлап алынган фәннәр иде. Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да, ә алар бездә 5 меңнән артык, дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елда тугызынчы сыйныф укучылары өчен сайланган предметлары буенча имтиханнар үткәрелмәячәк, алар бер уку предметы буенча контроль эш белән алмаштырылачак һәм ул бала укый торган мәктәпләрдә үтәчәк. Контроль эшләр 18 майдан 21 майга кадәр барачак. Контроль эш нәтиҗәсе аттестат алуга йогынты ясамый. Физик мөмкинлекләре чикле затлар, инвалид балалар контроль эштә үз теләкләре буенча катнашалар.

Пәнҗешәмбе, 1 апрель 2021, 18:26