Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы 2004 елның 30 декабренә кадәр (ягъни Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче) капиталь төзелеш объектлары буларак төзелгән гаражларга кагылышлы «гараж амнистиясе» турындагы законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу мәсьәләгә аңлатма биреп: «Бүген бөтен ил буенча рәсми төстә рәсмиләштерелмәгән гаражлар күп, аларның хуҗалары үзләре теләгәнчә эшләргә хокуклы түгел. Закон гражданнарга, раслаучы документ белән бер гариза буенча, мәшәкатьсез генә, аларның гаражлары урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир участокларын милеккә бушлай алырга мөмкинлек бирәчәк», – диде.

Мондый объектларга карата җир участокларын рәсмиләштерүнең аерым, гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә булачак, әмма участок гражданга оешма яисә хакимият органы тарафыннан бирелгән, яисә гражданга гараж кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә бирелгән очракта.

«Гаражга һәм участокка милек хокукын рәсмиләштергәндә гражданнарга дәүләт пошлинасын түләргә туры килмәячәк, чөнки кадастр исәбенә кую һәм теркәү турындагы гаризаны дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органы тапшырачак», – дип өстәде Әлфия Когогина.

«Шунысы мөһим, «гараж амнистиясе» ннән варислар һәм баштагы хуҗадан гараж сатып алучылар да файдалана алачак. Әлеге төзәтмәләрне кабул итү 3,5 миллионнан артык кешегә кагылачак», – дип билгеләде парламентарий.

Икенче укылышта «амнистия» «эретеп ябыштырылган» металл (капиталь булмаган) гаражлар астындагы җир участокларына кагылган, әгәр алар астында җирләр гараж яки гараж-төзелеш кооперативына бүлеп бирелгән булса, төзәтмәләр хупланды. Шул ук вакытта «ракушка» лар закон гамәленә эләкми.

Регионнар һәм муниципалитетлар әзерләнә алсыннар өчен документ 2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк һәм 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Чәршәмбе, 24 март 2021, 08:13