Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Чаллыда яшәүче 13 гаилә сертификат алды. Аларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ул акчалардан файдаланган.

Чәршәмбе, 10 март 2021, 15:20