Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә бирелә һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3 тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә күчерде.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган булса һәм ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды тарафыннан балаларга бирелгән бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән Указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.

Шимбә, 6 март 2021, 09:07