Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Хөкүмәте эшмәкәрләр өчен «ФОТ 3.0» дигән яңа программасын башлап җибәрде. Ул 2021 елның 1 апрелендә тәмамланучы алдагы ташламалы программа урынына булачак. Яңа программада ташламалы кредит ставкасы 3% тәшкил итәчәк. Программаның максаты – торгызу этабында алга таба ярдәм итү, шулай ук мәшгульлеккә өстәмә ярдәм күрсәтү.

Яңа программа буенча заемщик булып иң аз торгызылган тармакларда эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләрдән тыш) тора ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе.

Кредит күләме хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Максималь сумма - 500 млн сум. Төп шарт: заем кредит килешүе гамәлдә булган вакытта эш урыннарының кимендә 90% сакланып калырга тиеш.

Кредитны 2021 елның 1 июленә кадәр 12 айга рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 

Программада катнашучы банклар: «Саклык банкы» ААҖ, ВТБ Банк (ААҖ),«Совкомбанк» ААҖ, «Ак Барс» Банк ААҖ,  Газпромбанк  Банк АҖ, Россия милли коммерция банкы (РНКБ) Банк ААҖ,  «Промсвязьбанк» ААҖ, «АЛЬФА-БАНК» АҖ. Программа шартлары турында тулырак мәгълүматны 2021 елның 27 февралендәге 279 номерлы Хөкүмәт карарында сылтама буенча белергә мөмкин http://government.ru/docs/41623/.

Җомга, 30 апрель 2021, 15:10