Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Ивановна Кряжева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлады.

Валентина Ивановна Кряжева Иваново өлкәсенең Микушино авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында хисапчылар курсында укып чыга, колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә йөри. 1947 елда Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәренә күчеп килә, анда шахтер ашханәсендә бухгалтер булып эшли. 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Андреевичка кияүгә чыга. 1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валентина Ивановна эретмә-бетон заводында финанс бүлеге икътисадчысы булып хезмәт куя. Ире белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Валентина Ивановна Кряжева Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 24 ноябрь 2020, 15:47