Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Разия Әнвәр кызы Шәмсетдинова Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Разия Әнвәр кызы ТАССРның Аксубай районы Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туа. Үз авылында ул 10 сыйныф тәмамлый. Чистай педагогия училищесында укып чыкканнан соң, Аксубай районының Шәрбән авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Разия Әнвәр кызының сигез оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Яр Чаллыда 1978 елдан бирле яши. Лаеклы ялга чыкканчы 24 нче мәктәптә укытучы булып эшли. Разия Әнвәр кызы «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнде.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 14:52