Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм стратегик инициативалар агентлыгы моношәһәрләрдә социаль-икътисадый хәлне яхшырту һәм стабильләштерү буенча уртак эшне башлап җибәрәчәк. Бу хакта килешүгә «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы барышында ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева кул куйды.
Килешү кысаларында моношәһәрләрдә инвестицион климатны яхшырту буенча
оешмаларның иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү һәм яңа
инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен финансларны җәлеп итү
хисабына үзара хезмәттәшлеге каралган.
Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм стратегик инициативалар агентлыгы шулай ук шәһәрлеләрнең һәм моношәһәрләрдән килгән оешмаларның уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру чараларына җәлеп ителү дәрәҗәсен бергәләп күтәрәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2020, 13:15