Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында 12 бала тәрбияләүче Лариса Валериановна һәм Роман Викторович Толпеевлар гаиләсен мисал итеп китерде.

"Татарларда: "Гаилә – илнең таянычы", - диләр. Хәзерге вакытта да ул дәүләт һәм җәмгыять иминлегенең нигезе булып кала. Нык гаилә – ул һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту, гаилә учагының җылысы һәм бәхетле балачак. Безнең республикада 40 меңнән артык гаилә күп балалы статусына ия, алар арасында – Яр Чаллыдан бергә яши башлаганнан бирле 13 бала туган Толпеевлар гаиләсе, Ютазы районыннан дүрт баланы тәрбиягә алган Королевлар, Балтач районыннан Гыйльметдиновларның яшь гаиләсендә дүрт бала бар. Бу гаиләләр бүген монда, безнең белән. Аларның бирегә күтәрелүләрен сорыйм. Мондый гаиләләр – җаваплы ата-аналарның иң яхшы үрнәге. Гаилә кыйммәтләренең өстенлеген пропагандалап, массакүләм матбугат чараларында нәкъ менә алар турында сөйләргә кирәк. Без, һичшиксез, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез", - диде президент.

Президент шулай ук Татарстанның социаль-әһәмиятле проектларын билгеләде, алар арасында – шәһәребезнең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры һәм төзелеп килүче онкология үзәге дә бар.

Стенограмма белән монда танышырга мөмкин.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2020, 14:10