Мы в социальных сетях

"Шәһәр укучылар Советы" балалар иҗтимагый оешмасы, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре ЮХИДИ пропаганда бүлеге белән берлектә, балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Засветись» акциясе үткәрә. Башлангыч сыйныф укучыларына фликерның нәрсә икәнлеге һәм ни өчен аларны кияргә кирәклеге турында сөйлиләр.

Быел шәһәр укучылар Советы депутатлары балаларга юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати буклетлар, мәктәпләрдә һәм урамнарда яктылык кайтаручы значоклар тараталар. Акция барышында 500дән артык фликер һәм белешмәлек таратылды. Чаралар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2020, 14:20