Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды. Аксиния Петровна Купорованы юбилее белән Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котладылар.

Аксия Петровна ТАССРның Аксубай районы Тарханки авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда колхозда кыр эшләрендә эшли, әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә булыша, кече апайларын карый. 1950 елда кияүгә чыга. Ире белән алты бала үстергәннәр. Ветеранның 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Чаллыда 2002 елдан бирле яши.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.



Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2020, 16:02