Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Татар драма театры ЗЯБ бистәсендәге яңа бинага килеп төпләнде. Әйтергә кирәк, театр яңа бинага яңа исем белән күчте. Ул ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар прозаигы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Карагыз әле, театрның яңа "йорты" ничек күренә.


Мәгълүматм сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе бина буенча фотоэкскурсия үткәрә.
Театр элеккеге "Строитель" мәдәният сарае һәм "Колизей" күңел ачу клубы урынында урнашкан.
Өч катлы бинаның фасадын бизәү өчен пыяла кулланылган. Шуның нәтиҗәсендә театр җирле мохиткә килешеп тора.


Интерьер лофт элементлары белән заманча стильдә эшләнгән. Аның өстендә Казаннан килгән архитектор Елена Вәлиева шөгыльләнде.


Керү белән тамашачыларны триумфаль арка каршы ала, ул, архитектор сүзләренчә, дөнья мәдәниятенә тартылуны символлаштыра. Арканы зур люстра бизи.


Гардероб иң астагы катта урнашкан. Анда ике баскыч алып төшә.


 Янәшәдә генә театр музее урнашкан, анда сәхнә костюмнары, театр реквизитлары тәкъдим ителәчәк.

Диварларны бизәү өчен зәңгәр, соры, терракот төсләре сайланган. Идәннәр җылы аксыл гаммада башкарылган.


Тамашачылар залында татар орнаменты рәвешендә милли айдентика элементлары бар.


Тамаша залы 300 урынны үз эченә ала, балкон да бар.

Икенче катта музей урнашкан, анда театр спектакльләреннән костюмнар тәкъдим ителгән. Шулай ук картиналар эленгән.





 "Театр чишенү бүлмәсеннән, ә спектакль – буфеттан башлана". Театр буфетының стильле бизәлеше дә гадәти түгел.



Стеналарда татар драма театры спектакльләреннән күренешләр чагылдырылган фоторәсемнәр сурәтләнгән.

Битлек рәвешендәге креслолар-актерларның реквизитлары түгел, алар килүчеләр өчен кулланыла.

Театрда уңайлы мохит өчен шартлар тудырылган.


Агымдагы елның сентябреннән Чаллы драма театры үзенең яңа сезонын элеккеге Чаллы егете Шамил Идиатуллин романы буенча "Брежнев шәһәре" спектакле,"Зур китап" һәм "Туйга ничә кон кала" премияләре лауреаты Илгиз Зәйниев пьесасы белән ачачак.


Театр бинасында яшьләр үзәге булдырылачак. Биредә әдәби, театр студиясе, режиссерлар остаханәсе, музыка лабораториясе урнашачак. Үзәк сәнгатьнең төрле юнәлешләренә һәм шәһәр яшьләре өчен күп функцияле коммуникатив мәйданчыкка әвереләчәк.




Җомга, 11 сентябрь 2020, 14:00