Мы в социальных сетях

Татарстанда «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Фестивальгә гаризаны агымдагы елның 25 сентябреннән дә соңга калмыйча рәсми сайтта онлайн режимында бирергә кирәк. Моның өчен http://www.bzzm.ru/ сайтка керергә, тиешле анкетаны тутырырга кирәк. Быелдан фестивальдә 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

Элегрәк катнашучыларның яше 41 белән чикләнгән иде. Әлеге яшь категориясендә катнашучылар фестивальдә дүрт кешедән дә ким булмаган иҗат коллективы составында катнаша ала. Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, ТР президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия алачак.

Җомга, 25 сентябрь 2020, 08:32