Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гренада паркын реконструкцияләү актив дәвам итә. Экстрим-парк 2019 елда үзгәртелә башлады. Реконструкциянең беренче этабына 150 млн сум бүлеп бирелгән. 2020 елда бу максатларга бүлеп бирелгән сумма 121,03 млн сум тәшкил итә. Паркта барган үзгәрешләрне Legato архитектура компаниясе директоры Мария Ларина тәкъдим итте. Ул проектлаганда архитекторлар Татарстан пейзажлары белән илһамланган, дип сөйләде. Нәкъ менә аларның рельефы паркның фирма стиле нигезенә салынган. Шулай итеп, интерактив мәйданчыкларның берсе – республика картасында булган имитация.

"Бүген бу-илебезнең иң яхшы экстрим паркларының берсе. Бу хакта ышанып әйтә алам. Безнең парк, аның экстремаль өлеше безнең илдә иң яхшы парклардан калышмый. Сез күрәсез, киләчәктә дә аны төрле яшьтәге чаллылылар өчен кирәкле һәм мөһим элементлар белән тулыландыру бара. Бө өлкәдә эшләр дәвам итәчәк", - дип билгеләде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев

Паркны проектлаганда төрле яшьтәге шәһәрдәшләребезнең фикерләре исәпкә алынды. Җәмәгать тыңлаулары реконструкциянең беренче этабы башланыр алдыннан да, икенче этап башланыр алдыннан да узды.

Гренададагы бетон скейт-паркка аналоглар Россиядә дә юк.

Паркта памп-трек та барлыкка килде.

Бу – дроннар узышы өчен мәйданчык.

Җомга, 15 май 2020, 17:29