Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Владимир Петрович Петров, Варвара Леонтьевна Соколова һәм Екатерина Ефимовна Савельевага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Владимир Петровичка 90 яшь тулды. Ул Самара өлкәсе Саклинский районының Новое Обошино авылында укытучылар гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлый, аннары Куйбышев шәһәренең фабрика-завод укыту мәктәбендә тимер юл хәрәкәте составы слесаре белгечлеге буенча укый. Сугыш вакытында туган колхозында кыр эшләрендә эшли.1970 елда Яр Чаллыга Кама автомобиль заводы төзелешенә килә, анда лаеклы ялга чыкканчы кранчы булып хезмәт куя. Владимир Петрович тормыш иптәше Вера Николаевна белән 68 ел бергә гомер иткән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары һәм өч оныкчыклары бар. «Хезмәт ветераны» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Атказанган Камазчы» исеменә лаек була.

Соколова Варвара Леонтьевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул ТАССРның Әлки районы Кузангай авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында туган колхозында кыр эшләрендә эшли, фронтка озату өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. 1942 елда Аксубай педагогия училищесына укырга керә. Укуларын уңышлы тәмамлаганнан соң Әлки районының Юхмачы урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрелә. Ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балалары да Яр Чаллыда яши. Ветеранны 11 оныгы, 11 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы сөендерә. Варвара Леонтьевна Яр Чаллыга, лаеклы ялга чыккач, 1989 елда күчеп килә. 

 «Хезмәт ветераны» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Савельева Екатерина Ефимовна 1925 елның 15 маенда ТАССРның Зәй районы Урта Баграҗ авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында Кадер урта мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.1948 елда кияүгә чыга. Ире Чиләбе өлкәсенә тимер руда чыгару буенча карьерга җибәрелә. Екатерина Ефимовна, аның белән бергә китеп, төрле предприятиеләрдә эшли, сатучы, «Госстрах» агенты була. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеранның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. 

Яр Чаллыда ул 1980 елдан бирле яши. Бүләкләре: «Хезмәт ветераны» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре.

Җомга, 15 май 2020, 16:25